Әнвәр Нургалиев гадәти булмаган күренешкә тап була [видео]

-- Лейла

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туган авылы Әлшәйгә кайткач, гадәти булмаган күренешкә тап була. Җырчы, мондый хәлне беркайчан да күргәне булмаган искәртеп ком буранын видеога төшергән. 

— Хәерле көн, дуслар! Кичә туган авылыма кайттым. Беренче тапкыр ком буранын күрәм. Сезнең күргән бармы? — дип язган Әнвәр Instagram сәхифәсендә.

Җырчының язылучылары мондый күренешне беренче тапкыр күрүләре хакында әйтә. Ә кемдер кичә шул ук буранны күрүен билгеләп үткән.

Бәйле