Саратов өлкәсендә хастаханәләренең берсендә коронавирустан дәваланган пациентның үз-үзенә кул салуы теркәлгән. Өлкә сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Станислав Шувалов хәбәр иткәнчә, пациент стационардан чыгарга әзерләнгән була.
“Тормыш белән хушлашырга карар кылган булган.. Коронавирус бу карарда роль уйнамаган”, – дип хәбәр итте түрә.
Аның сүзләренә караганда, әлеге вакыйганы тикшерү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә.
Чыганак: mk.ru
–
–

