Коронавирустан дәваланган россияле үз-үзен үтерә

-- Лейла

Саратов өлкәсендә хастаханәләренең берсендә коронавирустан дәваланган пациентның үз-үзенә кул салуы теркәлгән. Өлкә сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Станислав Шувалов хәбәр иткәнчә, пациент стационардан чыгарга әзерләнгән була.

«Тормыш белән хушлашырга карар кылган булган.. Коронавирус бу карарда роль уйнамаган», — дип хәбәр итте түрә.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакыйганы тикшерү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә.

Чыганак: mk.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий