Помидор үсентеләре нык булсын өчен аларны «кытыкларга» кирәк?!

-- Лейла

Укучыбыз соравына ачыклык кертү өчен бакчачы-блогер Эльмира Исхаковага мөрәҗәгать иттек . Ул болайрак җавап бирде.

-Шаярту гына түгел, чыннан да шулай. Үсенте тәрәзә төбендә идеаль шартларда үсә: аңа җил-яңгыр тими, һава температурасы кискен алышынмый. Шулай икән, үсемлекләр үзләренә ныклык кирәген “аңламыйча” үсә дә үсә… Ә инде урамга “чыккач”, аларга зур гына стресс кичерергә туры килә. Шуңа күрә үсентеләрне акрынлап кына үзләрен көткән шартларга җайлаштыру ягын карарга кирәк.

Аларны чыныктыру яки җилләтү зарурилыгына шаккатмыйбыз бит, шуңа күрә үсенте очларын җиңелчә генә «кытыклау» да гаҗәпкә салмаска тиеш. Шулай ук үсентеләрне, җил искәнгә охшатып, кул белән даими сыйпаштырып торырга да мөмкин. Болай эшләгәндә, үсенте, тамырларны һәм сабакны ныгытырга, дигән сигнал ала. Сүз уңаеннан, сәнәгать теплицаларында бу максаттан көчле җилләткечләрдән файдаланылуын да әйтеп үтим.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле