Полиция яшь җырчы Зәлиләне ни өчен тоткарлаган?!

-- Лейла

Ваһапов фестивале лауреаты, яшь җырчы Зәлиләне төнлә Казан урамнарының берсендә полиция хезмәткәре туктаткан. Шунысы сәер: үзизоляция режимы вакытында яшь кыз төн уртасында нишләп йөргән?

“Әлбәттә, үзем генә түгел идем. Ваһаповчылар белән концерт куйганнан соң, кайтып барыш иде ул. Төнлә буп-буш урамнан барганда, көтмәгәндә Росгвардия туктаты. Алай гына түгел уратып алдылар! Икәү генә дә түгел, 20ләп кеше! Гомеремдә дә полиция белән эш иткәнем булмаганга күрәме, минем өчен бу шок булды”, — дип сөйләде безгә Зәлилә.

Җырчы сөйләвенчә, бар да яхшы гына тәмамланган. “Сөйләшә торгач, шунысы ачыкланды: алар үзләреннән качкан бер ир-ат артыннан чапкан булган икән. Ә инде миннән шаһит буларак күрсәтмәләр генә алдылар”, — диде ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле