Татарстанда коронавирустан икенче үлем очрагы теркәлә

-- Лейла

11 татарстанлы хастаханәгә озатылган, 60 кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларның авырулары җиңел формада уза.

65 кеше авырулар белән элемтәгә кергән, 5 зарарлану очрагы читтән кертелгән,. Шул чорда 100 кеше сихәтләнгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб хәбәрендә әйтелә.

 Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан — 28, Яшел Үзәндә — 11, Яр Чаллы — 7, Әлмәт — 6, Түбән Кама, Саба һәм Алабуга районнары — 3әр очрак, Арча һәм Тәтештә — 2шәр, Биектау, Буа, Чүпрәле Аксубай, Алексеевск, Балтач районнарында бер очрак ачыкланган.

Ни кызганыч, бер хаста «таҗлы вирус»тан вафат була (бу Татарстанда әлеге чирдән икенче үлем очрагы). Ул 1953 елгы Алабуга кешесе. 18 апрельдә авыру Яр Чаллының йогышлы чирләр дәваханәсенә китерелә. 25 апрельдә аны үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтыралар. Әмма пациентны коткарып булмый, ул коронавирустан һәлак була. Бу тиешле экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле