Шәхси эшмәкәр Путинга һәм Мишустинга хатында ни яза?

-- Лейла

Шәхси эшмәкәр Марат әфәнде В. В. Путинга һәм М. В. Мишустинга  хат яза.

» Хәерле көн!

Мин-шәхси эшмәкәр! 2007 елның апреленнән шəхси эшмəкəр! 13 ел инде безнең гаилә үзен үзе тәэмин итә. Бу вакыт эчендә 2 бала тудырдык һәм тәрбиялибез, дәүләттән берни дә сорамадык, ул биргән əйберлəр белəн генə файдаландык (ипотека, ана капиталы). Әлбәттә, бу елларда мин, шəхси эшмəкəр буларак, барлык взносларны, түләүләрне һәм салымнарны вакытында түләдем. Барысын да, тиененə кадәр!

Дәүләт реестрындагы төп эшчәнлегем ОКВЭД 92.1 «фильмнар җитештерү, прокатлау һәм күрсəтү» дип атала, гади сүз белəн əйткəндə, мин аэросъемка, видео җитештерү белән шөгыльләнәм.

Кече һəм урта эшмəкəрлек күзлегеннән караганда, мин кече генə түгел, ә микроб хəтле генə бизнес. Мин автомобильләр яки тәрәзәләр җитештермим, эш урыннары булдырмыйм, миллион сумнарның әйләнеше юк, мин – ялгыз эшмəкəр — бүре.

Тик минем кебеклəр күп, ил буенча без миллионлаган! Коронавирус шартларында без эшсез һәм хезмәт хаксыз калдык. Аерым алганда, 2020 елның гыйнвар-апрель айларында минем керемнәрем — 0 сум! Ноль! Гыйнвар-февраль минем тармакта бу кышкы сезон вакыты түгел, ə март аенда коронавирус инфекциясе таралды. Төзелгән контрактлар буенча түләү бары декабрьдә генә. Хәзер шәхси эшмәкәрдə исәп-хисап счетына, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча, 30 апрельгә кадәр салым рәвешендә түләргә тиешле һәм 1 июльгә кадәр 300 мең сумнан артык табыш акчалар гына.

«Куркынычсызлык мендәре», кызганычка каршы, юк – узган ел уңышлы булмады, безнең секторда конкуренция көчле, хезмәт күрсәтү бәяләре түбән, демпинг һәм «процентларда» булган конторалар актуаль.

Көн саен дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең гаять зур, моңарчы күрелмәгән чаралары күрүен ишетәм: менә сезгə салым каникуллары, менә кредит процентсыз һ. б.
Лəкин чынбарлыкта бу чаралар шəхси эшмəкəрлəргə ярдəм итми.
Əгәр синең шəхси предприятияң «салым каникуллары» на эләксә, ярты елдан соң акчаны барыбер дәүләткә бирергә кирәк булачак, чөнки кичектерү гамәлдән чыгарылуны аңлатмый.

Минемчә, шәхси предприятиягә кредит кирәкми, процентсыз булса да! Әгәр эш булмаса, бу акчаларны кая салырга? Булган бурычны реструктуризацияләү дә бик актуаль түгел (җиһазлар сатып алуга кечкенә генә кредит бар, ноябрь аенда ябылу вакыты да бар). Нәрсә килеп чыга соң? Шәхси предприятие — эшмәкәрләрнең иң якланмаган катлавы булып чыга.

Хөрмәтле Дәүләт җитәкчеләре, әгәр сез чыннан да безгә ярдәм итәргә теләсәгез, 2019 елның салымнарнын кире кагыгыз һәм бу акчалар белән үзебез теләгәнчә файдалану мөмкинлеге бирегез! Башка берни дә кирәкми!!! Мин нинди дә булса өстәмә ярдәм сорамыйм, тик булаганны алмагыз!

Хәер, инде соң дип куркам… Салымнарны вакытында түләмәсәң, штраф санкциясе икенче көннән үк рәхәтләнеп төшәчәк! » -дип язган ул үзенең хатында.

Бәйле