Инстаграм-йолдыз Эмилиянең әнисе: “Кызыбызның яраткан җырчысы – …” [видео]

-- Лейла

Бу нәни кызчык берничә көн эчендә ике республикага – Татарстанга һәм Башкортстанга танылды. Эмилия Гатауллина бик кечкенә генә булса да Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев кебек популяр җырчыларның иҗатын яттан белә. Кызчыкның әнисе Алия Гатауллина белән сөйләштек.

Сәләтле Инстаграм йолдызчык Эмилия турында күбрәк беләсебез килә.

Без Чаллыдан. Эмилиягә 6 апрельдә 5 яшь тулды. Балалар бакчасына йөри, хәзер өйдә утырабыз. Нурислам исемле энекәше бар. Эмилия миңа өй эшләрендә булышырга ярата. Үзем ашарга пешерә башласам, “мин дә” дип, артымнан чыгып җитә. Мин берәр эш белән мәшгуль булсам, энесен карап тора, уйната. Үзе белгәннәрен аңа да өйрәтә. Эмилия 2 яшеннән бирле догалар белә. Хәзер Аятел-көрсине укыйбыз, яттан сөйләргә өйрәнәбез.

Аңа җырларны кем өйрәтә соң? Үзе сайлыймы?

Эмилия җырларны үзе өйрәнә. Берничә тапкыр тыңлый да, шуны җырлап йөри. Машинада җырларга ярата. Бер көнне Фирдүс Тямаевка аның репертуарыннан Эмилия башкарган җырны төшереп җибәрдек. Шул көннән соң бөтен Татарстанга танылдык! Ә Илсөя Бәдретдинованың җырын җырлаганнан соң, безнең хакта Башкортстан да ишетте. Эмилия күңеленә хуш килгән җырларны гына отып алып җырлый. Менә шулай җырлый-җырлый изоляциядә вакыт уздырабыз без. Үскәч җырчы буласым килә, ди.

Иң яраткан җырчысы кем соң?

Фирдүс Тямаев!

Эмилиянең осталыгыннан бигрәк, чәчләре дә сокланырлык бит әле. Ничек тәрбиялисез?

Сере юк. Бер яшенә кадәр, әбиләр әйтүе буенча, 3 тапкыр чәчәен кырдык. Шуннан соң бер дә кисмәдек дисәм, ялгыш булыр. 2 яшендә “челка” кистергән идек. Берничә атнадан соң анысын да үстерә башладык. Чәчен атнага 1 мәртәбә генә юабыз. Шампунь, бальзам кулланабыз. Әллә нинди маскалар ясаган юк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле