- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Мәскәүдә коронавирусys контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб белдергәнчә, башкалада авыручылар саны арту вируска нәтиҗәләр күрсәтүче референс-үзәкләр саны артуга бәйле.
“Тугыз шәһәр һәм дүрт шәхси лаборатория коронавирус тикшеренүләре нәтиҗәләрен мөстәкыйль рәвештә верифицацияли башлады. Элек расланган анализлар тикшерү өчен бер референс-үзәккә җибәрелде, бу анализларны эшкәртү тизлеген акрынайтf blt. Бүген Мәскәүдә шундый үзәкләр саны 14кә җитте. Нәтиҗәләрне анализлау тизлеге берничә тапкыр артты”, – диелә хәбәрдә.
Барлык лабораторияләр, федераль һәм шәхси хуҗалыклар көче белән көненә 40 меңнән артык анализ үткәрелә.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә 83 төбәктә яңа коронавирус инфекциясенең 9 623 очрагы ачыкланган. Мәскәүдә-5 358 яңа очрак. Илдә барлыгы 124 054 авыру теркәлгән.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".