Оперштаб COVID-19 белән зарарланган кешеләр санының кискен артуын аңлатты

-- Лейла

Мәскәүдә коронавирусys контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб белдергәнчә, башкалада авыручылар саны арту вируска нәтиҗәләр күрсәтүче референс-үзәкләр саны артуга бәйле.

«Тугыз шәһәр һәм дүрт шәхси лаборатория коронавирус тикшеренүләре нәтиҗәләрен мөстәкыйль рәвештә верифицацияли башлады. Элек расланган анализлар тикшерү өчен бер референс-үзәккә җибәрелде, бу анализларны эшкәртү тизлеген акрынайтf blt. Бүген Мәскәүдә шундый үзәкләр саны 14кә җитте. Нәтиҗәләрне анализлау тизлеге берничә тапкыр артты», — диелә хәбәрдә.

Барлык лабораторияләр, федераль һәм шәхси хуҗалыклар көче белән көненә 40 меңнән артык анализ үткәрелә.

Россиядә соңгы тәүлек эчендә 83 төбәктә яңа коронавирус инфекциясенең 9 623 очрагы ачыкланган. Мәскәүдә-5 358 яңа очрак. Илдә барлыгы 124 054 авыру теркәлгән.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле