Май бәйрәмнәрендә ял иткән өчен хезмәт хакы түләнәме?

-- Лейла

Коронавирус таралу вазгыяте булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 6-8 майны эш көннәре булмавын игълан итте.

Россиядә эш көннәре булмаган 6 һәм 8 май өчен гадәти күләмдә түләнәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Акча апрельдәге түләнгән принцип буенча исәпләнергә тиеш, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

«Хезмәт хакы саклана һәм гадәти күләмдә түләнәчәк», — диделәр министрлыкта.

Коронавирус таралу вазгыяте булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 6-8 майны эш көннәре булмавын игълан итте. Россия халкы 11 майга кадәр ял итәчәк, ә үзизоляция режимын 12 майдан гамәлдән чыгару планлаштырыла. Әмма ул бер үк вакытта булмаячак.

Россия коронавирус йоктыру буенча 7 урында тора. 3 майга булган мәгълүматлар буенча 134 687 кеше COVID-19 вирусын йоктырган. Бер тәүлектә 10 663 яңа очрак дигән сүз, аларның 16 меңнән артыгы терелгән. Авырудан 1280 кеше үлгән, дип яза Татар-информ

Бәйле