Ир-ат коронавируслы авыру янында табибның саклагыч костюмын ерта

-- Лейла

Санкт-Петербургта исерек 42 яшьлек ир «Ашыгыч ярдәм» фельдшерына һөҗүм итә, тегесе коронавирус белән авыручы 73 яшьлек хатын-кызны янына килгән була.

Хокук сакчылары ачыклаганча, бу хәл кичә Петербургның Үзәк районында Шпалерная урамындагы фатирда булган.

Ашыгыч ярдәм фельдшеры авыру янына фатирга үткәч, исерек ир йодрык белән ишекнең пыяла өлешен вата, аннары медикка ташлана, аны идәнгә аудара, битлекне өзә һәм саклагыч костюмны ерта.

Полиция җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.

Чыганак:mk.ru

Бәйле