Путин үзизоляция режимыннан чыгу буенча киңәшмә уздырачак

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне, 6 майда, киңәшмә уздырачак, анда коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр каралачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

«6 нчы майга элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә планлаштырылган, анда шулай ук тәкъдимнәр тыңланачак», — ди Песков.

28 апрельдә Путин нормаль тормышка әйләнеп кайтуга әзерлекне хәзер үк башларга кирәк, дип белдерде. Ул, 12 майдан чикләү чараларын этаплап бетерү өчен, атна дәвамында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле