15 ел элек хәрби частьтән качып киткән солдатны табалар

-- Лейла

Төмәндә 2004 елда хәрби частьтан үз белдеге белән киткән солдатны табып алалар.

Хәзер Евгений Южанинга 35 яшь, ул  Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә яшәгән. Аның туганнары кайда икәнен белмәгән.

Ир-атка карата җинаять эшен 2020 елның 30 апрелендә туктатканнар, дип яза РИА «Новости».

Хәрби хезмәткәрне, әгәр ул сәламәтлеге, якын туганы, уставтан тыш мөнәсәбәтләр һәм «башка тормыш ситуацияләре»аркасында качкан булса, җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта Төмән хәрби тикшерүчеләре Южанинның частьтән качу өчен җитди сәбәпләре булмавын билгеләп үтте.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле