Блогер Илүсә Фәләхова: “Авылга акча эшләргә кайттым”

-- Лейла

Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче Фәләховлар гаиләсе рәхәт яши. Аларның үз дөньясы. Бәхетле яшәүнең сере – гадилектә. Әнә шушы сыйфатлары белән яраттыралар да инде.

Илүсәнең күптәннән блогер буласы килә. Телефонын еш кулына алса да, нигәдер тиз генә үз дигәненә ирешә алмый.

– Мин бит шәһәрдә яши идем. Эшем бар, акча да түлиләр иде. Тик беләсезме – күңелем ятмады. Үземчә яшисем килде. Тоттым да авылга кайттым. Миңа әти-әнием янында бик рәхәт. Минем блогер булып китүем бөтенеенә дә ошый. Хәтта 93 яшьлек әбием дә, ни белән шөгыльләнгәнне белә иде. Видеога да оста төште. Күптән түгел аны югалттык. Хәзер менә миңа әти белән әни ияләнеп килә. Алар минем белән бер дулкында, – ди ул.

Илүсәнең максаты – кешеләргә чын авыл тормышын күрсәтү. Купшыланып та тормый, матурлык артыннан да кумый. Турысын бәреп әйтә дә, алга атлый. Холкы шундый – Илүсәнең йә кәефе бар, йә юк. Әмма кызык хәлләр ясап ятарга вакыт таба.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле