Президент өстәлендә ниләр бар: Кремльнең шеф-пешекчесе серне ача

-- Лейла

Дәүләт башлыклары өстәлендә тыелган ризыкларның бердәм исемлеге юк, барысы да җитәкчеләрнең шәхси зәвыгына һәм өстенлекләренә бәйле. Бу хакта “РИА Новости”га биргән интервьюсында Кремль шеф-пешекчесе Анатолий Галкин сөйләгән.

Әйтик, Леонид Брежнев киекләрне, аерым алганда, үрдәк итен бик яраткан. Төшке аш алдыннан аны, иттә пуля калган булуы ихтимал, дип кисәтә торган булганнар. Ә менә СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачевның махсус үстерелгән үрдәк, яки күркә итен яратуы билгеле.

Анатолий Галкин сөйләвенчә, Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин ашауда талымсыз булган. Әмма диңгез деликатесларын бик яратмаган. «Креветкалар, диңгез керпеләре, еланнар, бакалар — ул боларны яратмады, шуңа күрә өстәлдә андый нәрсәләр булмады», — ди шеф-пешекче.

Анатолий Галкин сүзләренчә, хәзерге Президент Владимир Путин артык берни дә таләп итми, ризыкның гади һәм сыйфатлы булуын өстен күрә. «Ул яхшы кәтлитләр, сарык, бозау ите ярата, балыкны да бер кисәк ашарга мөмкин. Һәрхәлдә, алар — безнең кебек үк кешеләр», — дигән шеф-пешекче.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле