Кышы кыш булмады, ә җәе җәй булырмы? [җәйгә фаразлар]

-- Лейла

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, соңгы 170 ел эчендә 2020 ел иң җылы ел булып тарихта калырга мөмкин.
Җәй җылы булачак. Явым-төшем дә нормада булыр, ди алар. Тик менә кайбер айларда, аеруча июльдә, явым-төшем аз булыр төсле. Белгеч табигать шартларының авыл хуҗалыгына йогынтысы зур булуын да ассызыклый. Аның сүзләренчә, апрельдә Идел буе округында явым-төшем нормадан 170 процент булган.
— Авыл хуҗалыгына яктылык, җылы, дым кирәк. Моны исәпләп чыгара торган махсус күрсәткечләр бар, – ди Юрий Переведенцев. – График буенча, көннәр җылытуны күрсәтә. Ә менә җәй көне явым-төшем аз булырга мөмкин. Температура күтәрелә, ә явым-төшем азая. Җәй көне корылык булуы да бар.
Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, кырау һавада һәм туфракта төшә. Күзәтүләрдән чыгып караганда, майда күпчелек очракта туфракта кырау төшү күзәтелә. Һавада исә 25 процент очракта гына була. Соңгы тапкыр кырау төшү 7 июньгә туры килә, ди синоптиклар. Дөрес, соңгы елларда бу бик сирәк күзәтелә икән.
Синоптиклар сүзләренә караганда, май, июнь һәм июльдә һава торышы нормада булачак. Әмма июльдә явым-төшем азрак булачак, ди алар. Август һәм сентябрьдә дә көтелмәгән сюрпризлар булмас, дип фаразлый белгечләр.
— Ләкин бу әле бер көн икенчесенә охшаячак, дигән сүз. Майның беренче яртысы җылы булды. Икенче яртысында шомырт чәчәк атачак. Сынамышлар буенча, бу вакытта көннәр суытып та җибәрергә мөмкин, – диде Юрий Переведенцев.
Аның сүзләре буенча, авыл хуҗалыгы өчен иң зур бәла-каза – корылык.
— Корылык дип без югары температура вакытында явым-төшем һәм туфракта дым булмауны әйтәбез, – ди ул. – Күп очракта алдан фаразлау авыррак та була. Боз, коеп яуган яңгыр да авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы түгел.

Бәйле