Россиядә тәүлек эчендә коронавирусның 11 меңнән артык яңа очрагы ачыклана

-- Лейла

Россиядә яңа антирекорд -соңгы тәүлектә 11 231 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстанда 105 яңа очрак. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Мәскәүдә 7 майга 6 703 яңа зарарлану ачыкланган.  Узган тәүлектә COVID-19 диагнозы куелган россиялеләрнең 49% ы авыруның клиник күренешләре юк дип билгеләнә.

Илдә коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 177 160 ка җиткән.

Тәүлек эчендә 88 кеше үлгән, Россиядә эпидемия вакытында барлыгы 1 625 кеше үлгән.

Сәламәтләнүчеләр саны бер көндә 2 476га җиткән. Барлыгы — 23 803 пациент.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле