“Кызыл зона” табибы COVID-19ның куркыныч үзенчәлеген атады

-- Лейла

Коронавирус ситуациясендә иң куркынычы-реаль дәвалау булмау. Бу хакта ПМГМУның дәвалау факультеты доценты әйтте.

“Мин бит тыныч тормышта кардиолог. Һәр авыруның  диярлек гомерен озайта алганым өчен кардиологияне чиксез яратам. Ә монда без куркыныч авыруга юлыктык, — диде табиб. — Билгеләнгән һәм тәкъдим ителгән антибиотикларның, маляриягә каршы һәм вируска каршы препаратларның нәтиҗәсез булуы беркемгә дә сер түгел, һәм аларны, нигездә, „сулыш җитешсезлеге арткан очракта, нишләргә кирәк бит инде…“ принцибы буенча билгелиләр. Тик бу дәвалану түгел бит. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә күчергәч бик авырга туры килә, ләкин бу очракта фараз бик начар».

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле