«Коронавирус статистикасын махсус арттыралар, имеш…»

-- Лейла
Социаль челтәрләрдә коронавируска кагылышлы нинди генә хәбәр таратылмый да, имеш-мимеш йөрми.

Инде менә чираттагысы, янәсе, «хастаханәләрдә үлгән кешеләрне коронавирустан вафат булган, дип яздырган өчен мәрхүмнең туганнарына акча тәкъдим итәләр». Әлеге сафсатаны уйлап табучылар фикеренчә, медицина хезмәткәрләре шәп кенә премияләр алыр өчен, махсус рәвештә статистиканы арттыралар имештер.

Гадәттә, менә шундый эчтәлекле хәбәрләрне социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә аноним кулланучылар калдыра. Кызганычка каршы, аеруча ышанучан кешеләр әлеге ялган мәгълүматны таратуда «ярдәм итәләр».

Кызганыч, әмма шул рәвешле, ихластан ышануыбыз аркасында, ялган хәбәр, фейклар тирә-яктагы кешеләргә дә таратыла.

Ә без исегезгә төшерәбәз, республикада COVID-19 очрагы буенча барлык статистика лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре нигезендә генә алып барыла. Үлем сәбәпләре бары тик экспертиза бәяләмәсе нигезендә генә ачыклана. Һәр очрак аерым контрольдә тотыла. Килеп туган барлык мәсьәләләр дә штаб тарафыннан карала.

Дөреслеккә туры килмәгән ялган мәгълүматны тарату республика халкын ялгыш юлга этәрү генә түгел, шундый катлаулы чорда татарстанлыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән табибларыбызның авыр хезмәтен куркыныч астына куя. Җитмәсә, без үз сәламәтлегебезне дә куркыныч астына куябыз!

Социаль челтәрләрдә таратыла торган һәр мәгълүматка да игътибар белән карарга чакырабыз. Шул ук вакытта, оператив штаб әгәр дә чынбарлыкта да ниндидер фактлар булган очракта, теләсә нинди шикаятьләрне карарга әзер. Хәзерге вакытта шундый рәсми мөрәҗәгать итүләр теркәлмәгән. Ялган хәбәр таратучыларга җинаять җаваплылыгы турында искә төшерәбез. Үзегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле