Ильмира Нәгыймова: «Кызым наркоздан авыр айныды»

-- Лейла

Күптән түгел татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова 3 яшьлек кызы Ясминә белән хастаханәдә ятып чыкты. Ильмира хәтта үзенең социаль челтәрләрендә дә әйтмәде. «Шәһри Казан» укучыларына исә сабак булсын, дип сөйләде.

— Март аенда күңелсез хәл булды. Кызыбыз Ясминә үлчәүдәге батарейны алып йотты. Аның формасы һәм зурлыгы 5 сум кадәрле. Ике көн хастаханәдә ятып чыктык, ике көн буе еладым. Наркоз белән ФГДС ясадылар. Ярты сәгать буе карадылар, батарей эчәгеләренә төшкән булып чыкты. Наркоздан авыр айныды, үзем дә моны бик авыр кичердем. Өстәвенә табиблар батарей оксидалашып эчәгене тишәргә мөмкин, дип куркытты. Боткалар, яшелчә-җимешләр ашатып, ике көннән соң гына батарей арткы юлдан чыкты. Шушы вакыт эчендә хәтта чәчләрем агарды, — дип сөйләде Ильмира Нәгыймова.

— Бу хакта беркайда да сөйләмәдем, ләкин башкаларга сабак булсын дип, сезнең аша җиткерәм. Моңа кадәр без ул батарейларга игътибар итмәдек. Үлчәү дә һәрвакыт үз урынында тора иде. Ләкин бу әйберләр балалар өчен бик куркыныч икән, — диде җырчы.

Ильмирага һәм аның гаиләсенә сәламәтлек, иминлек телибез.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле