Иртәгә, 10 майда Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Якшәмбе, көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, Татарстанда яшен булуы да ихтимал. Казанда иртән һәм көндез яшенле яңгыр көтелә.
Чыганак: Ватаным Татарстан