Татарстанда коронавирустан алтынчы үлем очрагы теркәлә

-- Лейла

Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта республика оператив штабында COVID-19 хәбәр иттеләр.

9 майда Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ирне 13 апрель көнне Тукай үзәк район хастаханәсенә озаталар. 30 апрельдә пациентны Чаллының 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенә күчергәннәр. Анда коронавирус инфекциясенең авыр формасы була.

Авыруны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыралар (ИВЛ), медицина хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, ул вафат була.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле