Татарстанда ничә табиб коронавирус эләктергән?

-- Лейла

Татарстанда 5 медицина хезмәткәрендә коронавирус табылган, 43ендә инфекция бар дип шикләнелә.

Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 5 медицина хезмәткәрендә коронавирус ачыкланганын хәбәр итте. Вирус тагын 43ендә бар дип шикләнелә, алар авыручылар белән контактта булган, диде ул.

Садыйков коронавируслы авыручылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә май аена өстәмә түләү өчен федераль үзәктән 50 млн сум акча билгеләнүен һәм аларның якын көннәрдә оешмаларга барып җитәчәген дә хәбәр итте. Февраль, март һәм апрель айлары өчен акчалар түләнде, диде ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле