Рособрнадзорда БДИ үткәрүдә төзәтмәләр кертү вакытын атадылар

-- Лейла

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) БДИ үткәрүгә төзәтмәләр кертү вакытын билгеләде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский хәбәр иткәнчә, якын атнада Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү срокларына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

«Россия -24» телеканалы эфирында ул БДИ расписаниесен планлаштырганда, Президентының чикләүләр режимыннан чыгу буенча тәкъдимнәренә нигезләнеп билгеләнәчәк диде.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә БДИ оештыруга яңа таләпләр эшләгән иде. Аерым алганда, укучыларны «зигзагообразлы» утырту планлаштырыла.

Ә 9 нчы сыйныф укучылары ике фән буенча гына БДИ тапшырачаклар. Бу-рус теле һәм математика.

Чыганак: mk.ru

Бәйле