Студентлар кайчанга кадәр дистантта укый?

-- Лейла

Россия фән һәм югары белем бирү министрлыгы студентлар өчен дистанцион укытуны 12 майдан дәвам итте. Бу хакта министр Валерий Фальковның тиешле боерыгы ведомство сайтында урнаштырылган.

Вуз җитәкчеләренә вируска каршы чараларны тәэмин итү белән беррәттән, белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны, шул исәптән укучыларның арадаш аттестациясе булган эшләрне һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үтүне тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып дигән темага семинар узды. Читтән торып уку бүлеге студентлары дистанцион зачетларны башлап җибәрсә, аларны көндезге бүлектә онлайн курс эшләре яклау дәвам итте. Әлегә югары уку йортларында 31 майга кадәр дистанцион уку турында карар кабул ителгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле