Балалар бакчалары эшли башлады: белешмәне ничек алырга һәм бакчага йөрмәгән өчен түләргәме?

-- Лейла

Моңа кадәр бакчаларда 10 меңнән артык бала өчен кизү төркемнәре оештырылган иде.  12 майда исә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре барлык сабыйларга да ишекләрен  ачты. Тик анда белешмә буенча гына кабул итәләр. Әти-әниләр балаларын бакчага илткәндә, нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?

Сабыйларын бакчага озаткан әти-әниләр битлек, пирчәткә киеп барасын, белешмә дә кирәклеген белә. Ә бармаганнарны бигрәк тә, белешмә алу мәсьәләсе борчый. Аны ничек аласы? Без бухакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белештек.

Татарстан мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Роспотребнадзор идарәсе   белән берлектә сабыйларны бакчага кабул итү кагыйдәләрен булдырды. Әти-әниләргә баланың йогышлы авыручылар белән элемтәдә булмавын  раслаучы белешмә алу өчен участок  табибына яки регистратурага шалтыратырга кирәк, – дип аңлаттылар матбугат үзәгендә. – Сырхауханәгә белешмә өчен барырга кирәкми. Аны  дистанцион рәвештә электрон  почтага якителефонга җибәрәләр. Моннан тыш, бакчаларда балаларны иртән  тикшереп кертәчәкләр. Салкын тигән, томау төшкән яки башка очракларда кабулитмәячәкләр.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановәйтүенчә, ял көннәрендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  әти-әниләр 24 меңе баланы бакчага илтергә теләк белдергән, кайберләре  бер яки ике атнадан китерәчәк.Беренче дулкынны кабул итү 14 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Сырхауханәләрдән кирәкле белешмәләр бакчаларга турыдан-туры җибәреләчәк. Бакчаларга балалар йогышлы авырулар белән бәйләнешкә кермәгән дигәнбелешмә булган очракта гына кабул ителәчәк. Санитар-эпидемиологик иминлек чараларын үтәү өчен балаларны кабул итү тәртибе эшләнгән.Сырхауханәләргә алдан һәр бакча буенча балаларның исемлекләре җибәрелгән, кирәкле белешмәләр исә мәктәпкәчә учреждениеләргә үзәкләштерелгән рәвештә тапшырыла.

Чиратны озак көтәсе булырмы дип, хафаланган әти-әниләрне бакчада ничек кабул иткәннәр?

Кече кызымны иртән бакчага илткәндә, бик җайлы булды. Ә менә олысыныкында чират иде. Ярты сәгать көтәргә туры килде. Табиб, шәфкать туташы сабыйларның температурасын үлчәп, тамакларын карап кертте, – ди башкалабызда яшәүче ике бала анасы Лилия Гайнуллина.

Казанда тәрбияче булып эшләүче Гөлнур Садриева әйтүенчә, әти-әниләрнең күбесе балаларны китерергә ашыкмаган әле.

Бакчага 150ләп бала йөрсә, бүген бары 30ынгына китерделәр. Кайбер төркемнәрдә – ике генә бала. Әти-әниләрнең күбесе мондый вазгыятьтә китерергә курка. Балалар да, әти-әниләр дә битлектән килә. Сабыйлар төркемгә кергәч, аны салып куя. Барлык таләпләрне дә үтибез.Төркемнәрдә 12дән артык бала булырга тиеш түгел. Урамга саф һавага суларга чыкканда, сабыйлар бер-берсеннән 1,5 метр  ераклыкта  булырга тиеш, – ди Гөлнур.

Әти-әниләрне бакчага түләү мәсьәләсе дә кызыксындыра. Татарстан  мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, балалар бакчалары 12 майдан эшли башлагач, абонент түләве шул ук көннән исәпләнә, дип белдергән иде. Әлегә бернинди карар да кабул ителмәгән. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина яшь әниләр исеменнән, 12 майдан пандемия беткәнче, балаларын бакчага йөртмәгәнәти-әниләрне абонент түләвеннән азат итүнесорап, парламентка мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле