Яшь телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн дәвам итә

-- Лейла

“ШАЯН ТВ” каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә. Кемнең блогер серләренә төшенәсе килә, «ШАЯН ТВ»га кушылыгыз! Ә хәзер “ШАЯН ТВ” каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә апа Сәхабетдиновадан берничә киңәш:

“Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә. 20 гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов безнең блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора.
Чынлап та, блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Кыскасы, заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим. Юмор һәм креативлык турында да онытмагыз!»
Телевизион блогер мәктәбендә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәләр. “ШАЯН ТВ”ның инстаграм аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирәләр. Онлайн дәресләрдә сез күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашып, күп мәгьлүмат алачаксыз! Туры эфир барышында үткәрелгән онлайн дәресләр сакланып, канал сайтына да урнаштырылачак. Онлайн-дәресләрдә әдәби сөйләм осталыгы, дикция, видео төшерү серләре турында белә, блогер булу өчен нишләргә кебек сорауга җавап таба алачаксыз. «ШАЯН ТВ» яңалыкларын күзәтеп барыгыз!
Сылтамалар:
https://shayantv.ru/
https://www.youtube.com/channel/UCHrGaXSt9CBrcZIQ_qWS..
https://www.instagram.com/shaiantv/
https://vk.com/shayantv

Бәйле