Алия Карачурина: «Бәлки ул темага сөйләшү кеше өчен авырдыр?»

-- Лейла

Алия Карачурина яшь һәм сәләтле җырчыларның берсе. Аның халык арасында танылуына Ришат Төхвәтуллинның өлеше зур икәнен әйтеп торасы да түгелдер. Ришат белән Алияне еш кына тамашачысы очрашып йөриләр, дип тә сөйли. Әмма яшьләр моны берәүгә дә сиздерми дә, сорауларга кистереп кенә җавап та бирми.

Алиянең чираттагы туры эфиры вакытында да моңа кагылышлы сораулар күп булды. Хәзер, шәхси тормышы хакында гына түгел, үзе турында да кызыклы фактлар сөйләде җырчы туташ.

-Алия, коронавирустан куркасызмы?

-Үз күзләрең белән күрмәгәч…Белмим инде. Ышанасы килми, әлбәттә. Әмма… Карантинда өйдә утырдык. Вакыт күп булгач кинолар карадым. Заманча фильмнар яратам. Иске фильмнарны бик кызык булса гына карый алам. Минем абый кинолар карарга ярата, барысын да белә, анардан сорашам, — ди Алия.

-Сез спорт белән шөгыльләнә башладыгыз бугай?

-Әйе, нәтиҗәсе бар кебек. Көн саен шөгыльләнәм. Атнага 1-2 көн ял итәм. Миңа бик ошый, — ди җырчы.

-Карантин вакытында бик күп камыр ризыклары пешердегез. Ничек тазармыйсыз?

-Мин бик пешерергә яратам. Әле бүген би-ик тәмле банан кексы пешердем. Камыр, баллы ризыкларны күп ашыйм, тиздән тазара башлармын, ахрысы.

-Әти-әниегез кем булып эшли?

-Әнием балалар бакчасында, әтием күперләр, юллар төзи. Бик гади кешеләр. Әтием дә бик матур җырлый. Концертта бик каушады, дулкынланды. Әмма миңа калса, бик матур килеп чыкты.

-Татарча, сезнең кебек ничек итеп матур сөйләшергә өйрәнергә була?

-Миңа калса, бала чактан ничек сөйләшү бик зур тәэсир ясыйдыр. Балалар бакчасына йөргәнче, мин татарча гына сөйләшә идем. Бакчадан кайткач русча гына сөйләшә торган булганмын. Мәктәптә дә укытучыларым да, сыйныфташларым да рус телендә генә аралаша иде. Шуңа да миңа татарча аралашу бераз кыенрак, телне ничек кенә яхшы белсәм дә. Кемдер миндә рус акценты бар, ди. Икенче берәүләр русча сөйләшкәндә татар акценты бар, ди. Аның каравы, инглизчә җырлаганда акцент юк, диләр.

-Инглизчә яхшы сөйләшәсезме?

-Юк, “җиңелчә” генә. Кайчандыр төрек телен дә өйрәнә башлаган идем, ташладым. Ялкау мин, кыскасы.

-Маңгаегыздагы эз каян барлыкка килде?

-Бала чакта мин бик шук идем. Берсендә караватлар буйлап йөгереп йөргәндә, егылып, башым белән бәрелдем. Эз шуннан калды.

-Сезне тамашачы еш кына Ришат бергә күрергә тели. Сез сәхнәдәге партнетлар гынадыр бит?

-Барысы да Интернет, инстаграм аша үзенчә фикер йөртә, анализлый. Шәхси тормыш — ул шуңа да шәхси тормыш. Моны аңлаучы кешеләр, ни сәбәпледер, аз. Әгәр дә кеше тели икән, ул моны үзе сөйләячәк. Күптән түгел бер интервью укыдым. “Ә сез кайчан кияүгә чыгасыз, кайчан бала табасыз дип сораулар бирәләр. Сезнең уйлап караганыгыз булмадымы: бәлки ул темага сөйләшү кеше өчен авырдыр. Бәлки ул берәр нинди проблемасы булганга кияүгә чыга алмый, яисә аның бөтенләй дә баласы була алмыйдыр”, дип язган иде. Кешеләр ул хакта уйлап та карамый бит. Мисал өчен Эльмира Гыйльфановага керәләр дә язалар кешеләр: кайчан балага узасыз инде, кайчан балаларыгыз була? Шундый әдәпсез сорау, — ди Алия.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле