Зәйдә яшәүче бер ханым яңа туган кызын ач тота

-- Лейла

Зәйдә яшәүче бер ханым яңа туган кызын ач тота дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Аның сүзләренә караганда, март аенда Зәйдә яшәүче 23 яшьлек кыз бала тапкан, тик тәртипле ана булу урынына ата-ана вазифаларына битараф караган. Тикшерү ачыклаганча, яшь ана кызны юмаган, аның туклану режимын үтәмәгән, ягъни бөтенләй ач тоткан.

Табиблар кызның тәнендә гематомнар теркәгән. Аны әнисеннән алып, хастаханәгә медиклар күзәтүе астына җибәрәләр. «Балигъ булмаганны җәзалау»маддәсе буенча эш кузгатылган.

Чыганак: МК

Бәйле