Covid-19 белән авыручылар күп булган Татарстан районнары билгеле

-- Лейла

Бер атна эчендә республиканың тагын биш районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланган.

Татарстанның сигез муниципаль районында — Апас, Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Биектау, Питрәч, һәм Арча районында — яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны күп булуы ачыкланды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Апас районында — 100 мең кешегә 247 очрак, Теләче районында — 100 мең кешегә 232,2 очрак, Чүпрәле районында 202,6 очрак туры килә. Арча районында — 100 мең кешегә 105 очрак.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле