Татарстанда чикләүләрне йомшарталар: тагын нәрсәләр ачыла?

-- Лейла

 18 майда, Татарстанда спорт үзәкләре, фитнес-заллар һәм йөзү бассейннары эше рөхсәт ителәчәк. Шәхси тренер белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Бу хакта бүген бастырылган ТР Министрлар Кабинеты карарында әйтелә.

Документ яңа коронавирус йогышы пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр режимының яңа йомшартылуын күздә тота. Карар нигезендә, музейлар һәм китапханәләр ачыла ала. Моннан тыш, биш кешедән артык булмаган төркемнәр өчен экскурсияләр рөхсәт ителә. Экскурсоводның махсус радио җиһазлары булса, төркемнең саны 10га кадәр булырга мөмкин.

Республика хакимияте ачык һавада профессиональ спортчыларның тренировкаларын үткәрүгә юл куйды.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле