Алинә Заһитова үзенең 18 яшен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйли [видео]

-- Лейла

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең 18 нче туган көнен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде.

Кыз үз-үзеңне изоляцияләү режимы аркасында туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. Заһитова сүзләренә караганда, ул иртәдән үк бик күп котлаулар ала һәм барысына да җавап бирә.

«Гадәттә мин туган көннәрне билгеләп үтмим-тренировкалар булам, яки ялга китәм. Әмма хәзер туган көнемне үз гаиләм белән бергә үткәрәчәкмен», — дип сөйләде Заһитова беренче каналда «Хәерле иртә» программасы эфирында.

Алинә боздан башка форманы саклау бик авыр булуын һәм үз-үзен чикләргә туры килүен әйтте, әмма туган көнендә ул диетаны бозарга ниятли.

«Мин татлы ризыкны яратам — бу беркемгә дә сер түгел, бераз торт ашыйячакбыз», — диде Алинә.

Татар Тудей коллективы Алинәне туган көне белән котлый!

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

 

Бәйле