Тугыз айлык баласын буып үтерә

-- Лейла

16 майда Мәскәү янындагы Коломнада тугыз айлык бала гәүдәсен тапканнар. Тикшерү фаразы буенча, Теманы әнисе буып үтергән.

Бу көнне алар дәваханәдән чыга. Татьяна ире, әти-әнисе белән яшәгән торакка кайта да, кире чыгып китә. Ул бер тәүлеккә фатир арендалый һәм шунда сабыен буып үтерә.

23 яшьлек Татьяна Филатованы хәзер полиция һәм волонтерлар эзли. Тикшерүчеләр бала гәүдәсе янында хатынның баланың әтисенә — иренә адресланган хат тапканнар.

«Барысы да коточкыч төштәге кебек. Мин йоклыйм бугай, уяна алмыйм. Дәваханәгә эләккәч, Темикка уколлар кадарга һәм анализлар алырга керештеләр. Ул капельницалар астында ята һәм гел йоклый иде. Ә укол кадаганда, гел кычкыра һәм елый, мин нәрсә дә булса эшли алган кебек, кызганыч итеп карый иде. Беренче көнне үк мин аны бүтән газапларга бирмәм, дип уйладым, ләкин бу хәлне ничек бетерергә икәнен белмәдем. Ә бүген табиб килде һәм, әгәр хәле яхшырса, расписка язып, өйгә кайтырга мөмкин, диде. Мин аны яхшырак ашый башлады дип алдадым. Мин аңа уколлар ясауларына бүтән карый алмадым…»

Менә шундыйрак эчтәлекле хат. Аннан күренүенчә, ана баласының уколдан газаплануына түзәлмәгән һәм аны… буып үтергән.

Белгечләр бу хәлне бала тапканнан соңгы депрессия яисә психикадагы җитди тайпылышлар белән бәйли.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле