Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды

-- Лейла

Россиядә Covid-19 инфекциясе таралуны булдырмас өчен, РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Дагыстан Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм вәкилләре белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае, Ураза ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланды, бу атнада, Ураза бәйрәме алдыннан, 23 майда тәмамланачак. Республикада бу бәйрәмгә мөнәсәбәтне, гореф-гадәтләрне саклауларын беләм. Дин әһелләре ислам динен тотучыларны бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, бергәләп намаз укудан һәм дуслар, зур компанияләр белән бергә җыелу традициясеннән баш тартырга чакыра. Бу үтенечне ишетерләр дип өметләнәм», — диде Владимир Путин.

«Илдә авыручылар артуын туктата алдык, 27 төбәк чикләүләрне йомшартырга әзер», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 8,9 меңнән артык очрагы ачыкланган. Илдә авыруларның үсеш темпы соңгы ике атнада төште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады. Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә. Бу указ буенча, Ураза бәйрәме 24 майда, Корбан бәйрәме 31 июльдә булачак.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле