Конституция буенча тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көндә үткәрергә мөмкин

-- Лейла

Президент администрациясендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көнне — 24 июньдә үткәрү мөмкинлеген карыйлар.

Җиңү Парадының төп датасы буларак хәзер нәкъ менә 24 июньдә карала, дип раслады басманың бер әңгәмәдәше. Бу көнне 1945 елда Җиңү Парады узды. Ахыргы карар эпидемиологик хәлгә бәйле булачак.

Июнь аенда Җиңү Парады карантин чараларның озак чорыннан соң кешеләрне рухландыруның бер формасы булырга мөмкин, дип билгеләп үтте АПКга якын чыганакларның берсе. Парад һәм тавыш бирү бер көнне үткәрү, бу очракта чәршәмбе, 24 июнь, ял көне дип игълан ителүе белән уңайлы.

Халык парадны карый да, тавыш та бирә алачак, ә 24 июньдә бары парадны гына үткәрсәк, бу гадәти эш көне булачак, кешеләрнең бәйрәм хисләре булмаячак, һәм барысының да турыдан-туры трансляцияне карау мөмкинлеге булмаячак, дип өстәде РБК чыганагы.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле