Киров өлкәсендә югалган дүрт яшьлек малайны табалар

-- Лейла

Киров өлкәсендә югалган дүрт яшьлек малайны ике тәүлек эзләделәр, дип хәбәр иттеләр «Лиза Алерт»эзләү отрядының төбәк бүлегендә.

Бала 17 май кичендә Аккош районының Якино авылында югалган, әмма әти-әнисе аның югалуы турында икенче көнне генә хәбәр итәләр. Эзләүгә шунда ук тикшерү идарәсе хезмәткәрләре, шул исәптән тикшерүчеләр-криминалистлар, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кинологлар, «Лиза Алерт» эзләү отряды волонтерлары һәм җирле халык та кушыла.  Региональ тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.

«Югалган малайны таптылар. Ул исән. Аны «Лиза Алерт»егетләре тапкан. Әлегә бернинди өстәмә мәгълүмат та юк», — диде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Бала урманда ике тәүлек диярлек үткәрә.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле