8 яшьлек улын үтергән ана үләр алдыннан нәрсә язып калдыра?

-- Лейла

Татарстанда 8 яшьлек улын үтергән балалар бакчасы тәрбиячесенең үлем алдыннан язуының эчтәлеге билгеле булды.

 

KazanFirst чыганаклары Әлмәттән 38 яшьлек Ландыш Исламова калдырган үлем алды язуының эчтәлеге турында сөйләделәр. Искәртеп узабыз, тикшерү версиясе буенча, 36нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатын сигез яшьлек улын буып үтергән, ә аннан соң үзенә кул салган. Мәрхүмнең ире, эштән кайткач, мәетләрне таба.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр Ландыш калдырган үлем алды язуын тапкан. Ул анда барсында да үзе гаепле булуын яза.

Хатын-кызны куркыныч гамәлгә нәрсә этәргән? Социаль челтәрдәге сәхифәдән күренгәнчә, Ландыш үрнәк әни һәм яраткан хатын булган.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле