Алмаз Мирзаянов: «Безнең акчага бездән качып ял иткән булгансыз диючеләр булды»

-- Лейла

Җырчы Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар гыйнвар аенда берара югалып торганнар иде. Бактың исә алар туй сәяхәтендә булганнар. Алмаз бу хакта үзенең инстаграмында яза. 

«-Туй сәяхәтенә җәй җиткәч барырбыз әле дип уйлаган идек башта, аннары ниятләп гыйнвар аенда йөреп кайттык. Әле ярый шулай ителгән. Сәяхәттә интернет белән дуслыкны өзеп тордык, шулай да, телефон кулдан төшмәде. Төшергән материалларны сезгә дә күрсәтә башладым. 2көне булды, бүген өч көнен сыйдырырга ният бар. Директка күп яздыгыз, рәхмәт. Аңлатып язырга тырышсам да, параллель рәвештә Сауш урамында печән чабып йөргәнне куеп торсам да, безне хәзер ялда дип аңлаучылар бар. Борчылмагыз әле сез, без анда түгел, без Саушта. Ә анда без гыйнварда булдык, Тайланд районы Пхукет авылында булдык. Анысын да сораган идегез. Безнең акчага ял иттегезме дип язучылар да булды!  Безнең акчага бездән качып ял иткән булгансыз диючеләр дә булды!  Бигрәк шутеечныйлар сез, рәхмәт!» -дип сәяхәттән фото-видеолар белән бүлешә җырчы.

 

Бәйле