COVID-19 га каршы Россия вакцинасын кешеләрдә сынаганнар: нәтиҗәләр нинди?

-- Лейла

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгендә эшләнгән яңа коронавирустан вакцина кирәкле нәтиҗә бирә. Бу хакта үзәк директоры РФА академигы Александр Гинцбург хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, вакцинаны уйлап табучылар аны үзләрендә сынаган инде.

Эксперт үз өстендә вакцина сынаган коллегаларының санын аныклап узмады, бу үзәкнең хезмәткәрләренең шактый киң даирәсе — клиник тикшеренүләрне һәм технологияләрне эшләүчеләр, оештыручылар.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле