Хастаханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтүдә баш тартуы фаҗигага китерә

-- Лейла

Табиблар комиссиясе Петербургның 54нче сырхауханәсендә 30 яшьлек хатын чакыруы буенча ашыгыч ярдәм күрсәтүдән баш тарту фактын тикшерә. Мәрхүм кызның әнисе прокуратурага һәм Тикшерү комитетына гариза яза.

30 яшьлек Мария Симонова 23 майда вафат булган. Билгеле булганча, кыз берничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртырга тырышкан. Тик табиблар авыруны кая да булса хастаханәгә салырга урын юк, янәсе, хастаханәләр коронавируслы пациентларны гына кабул итәләр, дип, килмәгәннәр. Аңа тәкъдим иткән бердәнбер әйбер — Мария үзе дә эшли ала торган укол ясау, дип хәбәр итәләр матбугат чараларында.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатир ишеген ачкач, алар кызның мәетен  таба. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үлем сәбәбе- “сердечная недостаточность” һәм хроник тубулоинстерстициаль нефрит.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле