Патяшина Татарстанда чикләүләрнең йомшаруы кайчан мөмкин булачагы турында сөйли

-- Лейла

Бүгенге көндә Татарстан коронавирус аркасында чикләүләрне йомшартуның беренче этабында тора. Алга таба йомшарту инфекциянең таралу күрсәткече 0,8% ка җиткәннән соң мөмкин булачак, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина.

«Тиздән без калган өлкәләрне ничек ачачагыбызны аңлар өчен (бу өлкәдә сораулар бик күп туа), безгә инфекциянең таралу күрсәткече 0,8 гә җитәргә кирәк. Бүгенге көндә ул 0,9% тәшкил итә.»,-дип хәбәр итте Патяшина.

Шул ук вакытта әлегә чикләүләр йомшаруы турында сөйләргә иртәрәк, чөнки авырулар санының кимүенең тотрыклы тенденциясе кирәк, дип ассызыклады спикер. Ул билгеләп үткәнчә, яңа йомшартуларны фаразлау бик катлаулы.

Битлек-перчатка режимын бары тик яңа очраклар нульгә җиткәч кенә гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте Патяшина. “Көзгә кадәр битлек кияргә мәҗбүр булырбыз», — диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать урыннарында  туклануны республикада көн саен 20-30 очрак теркәгәндә ачарга мөмкин булачак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле