Фаҗига: “Документлар белән авыру баламның инсулиннарын гына алып чыгарга өлгердек”

-- Лейла

Кем уйлаган шундый хәсрәт киләсен. Кичтән капка төбендә күңелле итеп сөйләшеп утырып йокларга кереп яткан идек. Ә берничә сәгатьтән өебез дөрләп янды, тәрәзә аша чыгып котыла алдык. Кычкырып янасың дигәннәре шулдыр инде…

Бүген төнлә сәгать өчләр тирәсендә Питрәч районының Көлкәмәр авылында янгын чыгып, йортсыз, терлекләре белән сарай, мунча, гаражлары янып көлгә әйләнгән Горшуновлар, ярый әле үзебез исән-сау, ди. Янгынны алар яшен сугудан чыккан дип уйлый. Ларисаның әйтүенчә, төнлә бик каты җил чыккан, яңгыр яуган.

  • Яшен дә булды, яңгыры да каты яуды, күк тә дөбердәде. Мин ул тавышка йокыга китә алмыйча яттым. Бик каты дөбердәгәннән соң, якында гына нәрсәнедер яшен сукты бугай дип уйладым. Үзебез янабыз дип башыма да китермәдем. Шулай уйлап кына куйган идем, янгын турында хәбәр итә торган прибор эшли башлады. Без тиз генә торып ишеккә юнәлдек. Юлыбыз ябык иде, тәрәзәгә йөгердек. Ул арада күршедә яшәүче иремнең бертуган абыйлары килеп җитте. Берсе ишегалдына чыккан булган, янгынны күреп, гаиләсенә хәбәр итеп, йөгереп килгән. Кая барсак та, үзебез белән авыру балабызның инсулиннарын, дарулар йөртәбез. Ирем дә аларны алырга кирәклеген исенә төшерде. Дарулар белән документларны алып чыктык, — дип сөйләде Лариса.

Горшуновлар өйдә барысы да булган. Николайның 77 яшьлек әтисе дә алар белән яши. Техникумда укучы олы улларына 17 яшь, икенче балаларына 14 яшь. Анысы шикәр чиреннән интегә. Төпчекләренә нибары 4 кенә яшь.

  • Бөтен тапкан акчабызны йортны зурайтырга, яңартырга тоттык. Төп нигезгә бүлмәләр өстәп салдык. Сулар кертеп, бәдрәфен дә өйдә эшләткән идек. Сарайда сыер, бозау, дуңгызлар, кош-кортлар янып үлде. Бройлер чебиләрне яңа гына алган идек. Машинаны гаражга куймаган идек, анысына зыян килмәде. Өстебездә нәрсә бар, шуның белән калдык. Ярый документлар белән инсулинны алырга өлгердек. Ярый әле ике як күршеләрнең йорт-җирләренә ут күчмәде. Янгын сүндерүчеләр күрше авылдан да, районнан да килделәр. Бу хәсрәтне беркемгә күрергә язмасын, — ди Лариса.

Горшуновларга ярдәм итәр өчен әлеге сылтама аша кереп тиешле реквизитларны карый аласыз:

Сбербанк номеры буенча телефон: 89274769712 — Горшунов Николай Васильевич (әтисе) Сбербанк карта номеры: 6390 0262 9043 4682 70 — Горшунова Лариса Анатольевна (әнисе) Лариса Анатольевнаның элемтә өчен телефон номеры: 89274298027

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле