Татарстанда коронавирус буенча яңа статистика

-- Лейла

 Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган. Барысы да — элек авыручылар белән контактта булучылар. 12 кеше хастаханәгә озатылган.   

География:

  1. Казан – 21
  2. Чаллы – 12

  3. Әлки – 3

  4. Арча – 1

  5. Әтнә – 4

  6. Биектау – 2

  7. Яшел Үзән – 4

  8. Минзәлә – 1

  9. Түбән Кама – 11

  10. Саба – 1

28 майга Татарстанда яңа вирусның 3026 очрагы теркәлде. 10 кеше вафат булды. 2350 кеше терелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле