Авыл Сабантуйлары 20 июньдә узачакмы?!

-- Лейла

Г. Кәримова. Казан

Татарстан премьер-министры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, әлегә Татарстан сабан туйлары көнен башка датага күчерү-күчермәү турында карар кабул ителмәгән. Барысы да вазгыятькә карап хәл ителәчәк.

Татар-информга биргән интервьюсында ул җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара сабан туйларының үткәрелмәячәге турында хәбәр иткән иде инде. Алдагы айлар буенча карарлар эпидемиологик вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк.

Авыл сабан туе, җыеннарны үткәрүче эшмәкәрләр исә карар булганда, быел да җиренә җиткереп үткәрергә әзер. Шундыйларның берсе – фермер Нияз Шәмсетдинов.

— Берничә авылга сабан туе үткәрергә рөхсәт булырга мөмкин. Кайсы авыл булыр ул, кайчан булыр – анысы билгеле түгел. Рөхсәт була икән, без җиренә җиткереп үткәрергә әзер. Мин үзем Балык Бистәсе районында эшлим. Туган авылым Мамадыш районы Еники-Чишмә авылы шушы сабан туйлары аркасында җанланып китте. Авыл чистарды,  хәтта таралып яткан нигез хуҗалары да табылып, алар да тәртипкә китеререлгән иде. Изге ният белән тотынган эштән халыкка, сәламәтлеккә зыян булмас, дип уйлыйм.

Биектау районы Сасмак авылында ел саен җыен оештыручыларның берсе булган Динар Зиннәтуллин  бу мәсьәләгә саграк карый:

— Вазгыять тыныч булганда, үткәрү әйбәт, билгеле. Ләкин коронавирус тиз генә үтәр шикелле тоелмый. Шәхсән үзем кеше сәламәтлегенә зыян китерерлек булмаса гына халык җыеннарын үткәрү яклы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле