Юл-транспорт һәлакәтендә өч бертуган һәлак була

-- Лейла

28 май, төнлә, Ульяновск трассасында үлем-китемгә китергән фаҗига булган. Югары Ослан ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Казан — Ульян трассасының 29 чакрымында, Макыл авылыннан ерак түгел барлыкка килгән. Ерак юлларга йөрүче фура белән «Нива»машинасы бәрелешендә өч кеше һәлак булган. Урында тикшерүчеләр эшли.

«Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлә. Мәрхүмнәр абыйлы-энеле өч туган була. Алар иминлек каешын эләктермәгән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Фото: http://vuslon.ru
Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле