Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү системасы үзгәрәчәк

-- Лейла

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү системасы үзгәрәчәк. Мәктәпкәчә учреждениедә бала булмаган вакытта ата-аналар түләвенең даими өлешен 3-4 тапкыр киметәчәкләр. Мондый карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Карарлар икътисади кризис чорында гаиләләргә ярдәм итү өчен кабул ителде. Ел саен Татарстан бюджетыннан бу максатларга өстәмә рәвештә 2 млрд.сум акча бүлеп биреләчәк.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык төр төркемнәре өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру төгәлләнеп килә.

“12 майдан түләү яңа форматны исәпкә алып исәпләнсен өчен, барлык исәп — хисапларны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк», — дип билгеләп үтте Песошин.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле