Балалар бакчасында күпләп коронавирус йоктыру очрагы теркәлә

-- Лейла

Киров шәһәре балалар бакчасында балалар коронавирус белән  күпләп зарарланган. Бу хакта төбәк Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Анда COVID-19 тесты 7 балада уңай  нәтиҗәбиргән. Алар госпитальләргә урнашкан. Бу хакта тулырак мәгълүмат китерелми. Балалар кемнән зарарланган, шулай ук хәбәр ителми.

Киров өлкәсе Хөкүмәте матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә барлыгы 1 660 инфекция очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә савыгып китүчеләрнең гомуми саны 950 кеше тәшкил итә. Үлем очраклары саны 15кә кадәр арткан.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле