31 май Татарстанда нинди һава торышы булачак?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтү игълан итте: Татарстан территориясендә яшен һәм көчле яңгыр көтелә.

ТР буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 31 майда иртәнге 6дан кичке 9га кадәр, Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм көньяк-көнбатыштан җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Республикада төнлә һаваның минималь температурасы 12дән 17 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы 19-24 градус булачак, Татарстан көнчыгышында һава 28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 31 майда төнлә һава температурасы 14-16 градус җылы булыр дип көтелә, көндез температура 21-23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле