Винарис Ильегет гаиләсендә зур кайгы

-- Лейла

Алып баручы,  җырчы Винарис Ильегет гаиләсендә зур кайгы. Җырчының әнисе якты дөнья белән саубуллаша. Винарис бу хәбәр белән инстаграмында бүлешә.

«Ул китте…. минем Бәгърем, Алтыным, Кадерлем🙏😢 Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышымның кояшы сүнде…. Әнием, җаным минем, ничекләр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнең иң кадерле кешебез, Изге Махирә! Дусларың, якыннарың сине нәкъ шулай атый иде! Бу чыннан да шулай!

Син чын мәгънәсендә изге идең! Балаларың өчендә, дуслар-туганнарың  өчен дә! Син безнең куңелдә мәңге исән! Соңгы сулышыма кадәр минем йөрәгем сине сагынып тибәчәк! Урының җәннәт түрендә булсын Бәгърем! Рәнҗеп китмә. Тыныч йокла. Туган авылың туфрагында.

Хушлашу, иртәгә 2 июнь сәгать 10 да Кояново авылында булачак, ( Пермь өлкәсе) Советская урамы, 195.»- дип яза Винарис.

Татар Тудей коллективы Винарис Ильегетнең авыр кайгысын уртаклаша.

Бәйле